«Куркыныч авыру белән көрәшәбез» — җырчы Винарисның иң газиз кешесенә ни булган? Алда концертлар!

-- Alfia

// Татар Тудей //

“Йолдызлы хит-парад” проектын оештыручы, җырчы Винарис Ильегет тамашачыларын кызыксындырган сорауларга ачыклык кертте. Бу әңгәмәне укыганнан соң, күпләр Винарисны үзләре өчен башка яктан ачар, мөгаен. Ул әнисендә яман авыру булса да, позитив булып иҗат итә, гастрольләргә чыга, Казанда концертын куярга җыена.


– Концертың нигә “Килеп китсәң ни була?” дип атала?

– “Килеп китсәң ни була?” ул минем җыр сүзләре. Ләкин без концертыбызны «Ни була» фразасына яраклаштырып төзибез.

– Хәмдүнә апа белән 1нче тапкыр кайда күрештегез, сез хәзер җан дуслармы?

– Хәмдүнә апа белән беренче тапкыр Казанда очраштык. Аңа мине җырчы буларак Фәрит Хатыйпов тәкъдим итте. Без аның белән 20 ел элек Пермьдә гастрольләрдә эшләдек. Хәмдүнә апа белән Химиклар мәдәният йортында ниндидер банкетта күрештек. Минем ул чакта бик авыр вакытлар иде. Урамда калдым дип әйтергә була, акча бетте. Без Хәмдүнә апа белән шалтыратыштык та, ул мине шул банкетта эшләргә чакырды. Артистлар өчен дә табын әзерләгәннәр иде, һәм шул вакытта Хәмдүнә апа минем ничек ашаганымны күзәтеп утырган. Әле ул чакта Хәмдүнә апа минем подъездда яшәгәнне белми иде. Яшәргә урыным юклыгын белеп алгач, ул мине үзенә чакырды, һәм мин аның йортында ике ел тордым. Хәмдүнә апа ул – минем икенче әни. Ул булмаса, мин кире Пермьга кайтып китеп, гади татар җырчысы булып яшәр идем.

– Ни өчен синең янда кызлар гына, әллә егет артислар синнән куркамы?

– Минем янда кызлар гына түгел, ир-атлар да бар. Алар минем алып баручы, ут куючы, тавыш көйләүче. Биюче егетләр бар.  Әгәр ир-атлар гына булса, көлке булып күренер иде. Ир-ат артистлар миннән курка дип уйламыйм. Гел ир-атлардан гына яисә хатын-кызлардан гына торган коллективларны аңлап бетермим. Мин оештырган “Йолдызлы хит-парад”та ир-атлар күп, ә сольный концертлар белән йөргәндә, янәшәмдә искиткеч матур хатын-кызлар гына. Ләйсән Мәхмүтова, Гүзәл Асылбаева, Лилия Хәмитова.

Шәрәпов белән йөгерү челенджын ничек кабул иттең, йөгерергә гел чыгарга уйламыйсыңмы?

– Шәрәпов миңа инстаграмда эстафетаны тапшыргач, миңа бу кызык булып тоелды, алардан калышасым килмәде. Алар мине болай да авырлыгым белән шаяртып котыртып йөриләр.  Йөгерергә чыгуга килгәндә, мин бу эшем белән теләсә нинди спортсменнан да яхшырак йөгерәм.

– Гастрольләр вакытында авырлык үзгәрәме?

– Айга 20-25 концерт булганда, бик каты ябыгам, чөнки мин үз эшемә бирелеп эшлим, тамашачыга бар күңелемне бирәм. Кайвакыт концерт костюмнарын да кечерәйтергә туры килә.

– Гаиләң, әниең нихәлдә? Алар концертыңда булачакмы?

– Минем әниемдә онкология авыруы. 11 октябрь, әниемнең туган көнендә, минем концертым була. Мин ул концертны аңа багышлыйм. Бу куркыныч авыру белән озак еллар көрәшәбез, әниемә озын гомер телим. Аңа 77 яшь тула. Концертта ул, һичшиксез, булачак.


Бәйле