Казанда автоледи юл-транспорт зыян күрә [видео]

-- Лейла

Бүген иртән Минск урамындагы 12нче йорт каршында юл-транспорт һәлакәте булды.    Машина йөртүче кыз Казанда ике чит ил машинасы катнашындагы юл-транспорт һәлакәтендә борынын сындырган. Бу хакта «Татар-информ»га Шәһәр автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

 

«Бүген 8.40 сәгатьтә Минск урамындагы 12нче йорт каршында ике автомобиль – «ДЭУ» һәм «Хонда» бәрелеште», – диделәр ЮХИДИдә.

Авариядә «ДЭУ»ны йөртүче кыз күпсанлы имгәнүләр алган. «Ашыгыч ярдәм» табиблары зыян күрүченең баш мие селкенүе һәм борыны сынуы турында әйткән.

Чыганак: Татар-Информ
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий