Шаһитлар Түбән Камада яшүсмернең хатын-кызга ташлануын видеога төшерә

-- Alfia

Шаһитлар Түбән Камада яшүсмернең спорт мәйданчыгында хатын-кызга ташлануын видеога төшергән. Бу инцидентның видеоязмасын кулланучылар социаль челтәрләрдә урнаштырган.

Кадрларда мәйданчыкта хатын-кыз һәм яшүсмернең югары тонда сөйләшүләре күренә. Күпмедер вакыттан соң үсмер малай хатын-кызның чәчләренә ябыша һәм берничә тапкыр йодрыгы белән сугарга омтыла.

Социаль челтәрләрдән алынган мәгълүматларга караганда, низаг яшүсмернең әлеге хатынның баласыннан акча таләп итүе аркасында килеп чыккан.

«Татар-информ»га хәбәр итүенчә, Түбән Кама полициясендә әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә. «Бу факт буенча тикшерү башланды, аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк», – дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле