Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше күпсанлы җәрәхәтләр алган. Бу хакта юл һәлакәте шаһитлары хәбәр итә.
«Кичке сәгать алтылар тирәсендә Әлмәт – Сарман юлында ике чит ил машинасы – «Рено» внедорожнигы һәм «Рено» җиңел машина юл бүлешә алмаган», – дип сөйләделәр һәлакәт шаһитлары.
Машиналарның кара-каршы бәрелешүе аркасында ике кеше күпсанлы җәрәхәтләр алган. Зыян күрүчеләрне хастаханәгә озатканнар.
Мәгълүмат: tatar-inform.tatar
–
–

