// Татар Тудей //
Җырчы Миләүшә Сафина инстаграмында тормышындагы бәхетле мизгелләре белән бүлеште. Ул кияүгә чыга.
«Бәхет тынычлыкны ярата диләр, ләкин бу бәхетем белән уртаклашмый булдыра алмыйм», — ди ул.
Һәрвакыт үзенең әни статусына ия булуы белән горурланып, бернигә дә карамыйча, алга барырга көч тапкан Миләүшә Сафинага гаилә тормышында да, иҗат юлында да уңышлар теләп калабыз.
Мәгълүмат Миләүшә Сафина инстаграмыннан