Айкино авылындагы (Коми республикасы) балалар бакчасында тәрәзә һәм балкон ишекләрен ачканнар. Бу хакта “Алга” җирле газетасы хәбәр итә.
⠀
Чара 20 сентябрь җомга көн була. “Җылыны саклый торган яңа тәрәзәләр һәм балкон ишекләре кую уңаеннан, чара кызыл ленталарны кисү белән башлап җибәрелә”-дип яза газета.
⠀
Чарада җирле түрәләр катнаша- финанс һәм налог политикасының район админстарциясе җитәкче урынбасары Анжелла Карпова, мәгариф идарәсе башлыгы Елена Пекач, шулай ук балалар бакчасы мөдире һәм әти-әниләр комитеты. Газета хәбәр итүенчә, яңа тәрәзәләр һәм ишекләр кую “Халык бюджеты” тарафыннан башкарыла ди.
⠀
Фотолардан күренгәнчә, тәрәзәләрдә һәм ишекләрдә түрәләр һәм җитәкчеләр кискән кызыл ленталар.