Мәетен 13 елдан соң гына тапканнар

-- Лейла

Күршеләре хәтерләвенчә, Тула өлкәсенә читтән күчеп килгән элекке укытучы күршеләре белән аралашмаган, йөрешмәгән. Аның якын туганнары да булмаган, күрәсең. Кешеләр белән аралашмагач, ханымны «акылга җиңелчә»гә санап, исәпкә дә алмый башлаганнар.

Иң аянычы да шунда, торак-файдалану участогы да, социаль хезмәтләр дә, пенсия фонды да аның язмышы белән кызыксынмаган. Ул үз түшәгендә 68 яшендә, 13ел элек вафат булган. Тикшерүчеләр, ханым бу дөньядан үз үлеме белән киткән диләр.

Очраклы рәвештә, муниципаль милек саналган фатирга кемнедер кертергә уйлагач, йозакны ватып кергән участковый белән ЖЭУ хезмәткәре элекке укытучының үлемен ачыклаганнар.

Чыганак: Кызыл таң

Бәйле