Җырчы Айдар Ракипов яңа җырларын чит илдә яздыра?

-- Лейла

22 сентябрьдә кич белән җырчы Айдар Ракипов Казан аэропортыннан Инстаграмда туры эфирга чыкты.
Язылучылары белән аралашу барышында җырчы Казахстанга очуы хакында әйтте һәм анда барып яңа җырлар яздырачагын белдерде. Бу хакта тулырак белешер өчен без җырчы белән элемтәгә кердек. Әлеге карарның нәрсәгә бәйле икәнлеген ачыкладык.

 

«Әйе, без чыннан да Нур-Солтан (Астана) шәһәренә очтык, монда 25нче сентябрьгә кадәр булачакбыз.
Нур-Солтанга килүебез — җырларыбызны тыңлаучыларга яңа форматта, яңа яңгырашта җиткерәсе килү белән бәйле, чөнки җырчы буларак сәхнәгә чыккач, сыйфатлы иҗат белән аерылып торасы килә», дип уртаклашты Айдар Ракипов.

Сүз уңаеннан, 23 сентябрьдә кич белән Айдар Инстаграмда кабаттан туры эфирга чыгачак һәм язылучылары белән Нур-Солтан шәһәреннән аралашачак.

Бәйле