Казанда ир-ат машинасы белән җәяүле хатын-кыз өстенә менә..

24 сентябрьдә иртәнге унда 2нче Азино урамы 7Б йорты каршында гадәттән тыш хәл килеп чыккан. Башлангыч мәгълүматлар буенча, «Мазда СХ-5» автомобилен йөртүче 53 яшьлек ир, Җиңү проспекты буенча барганда, көйләнми торган җәяүлеләр кичүендә юл бирмәгән һәм «зебра» буенча юл аша чыккан 66 яшьлек хатын-кызны бәрдергән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә зыян күрүче сул бот муенын сындырган һәм хастаханәгә озатылган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча ЮХИДИ идарәсенең пропаганда бүлеге.

Чыганак МК

Бәйле