Әлмәт районында күңелсез хәл: комбайнда ир-атның аягы кысыла

-- Alfia

Әлмәт янында 37 яшьлек эшчене коткарганнар, аның аягы комбайнга кысылган булган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«25 сентябрь 10.10 сәгатьтә 112 ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына Кәләйдәге машина-трактор станциясе гаражында 37 яшьлек ир-атның аягы комбайнга эләгүе турында хәбәр килде», – диделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Әлмәт эзләү коткару отряды хезмәткәрләре гидравлик инструмент ярдәмендә зыян күрүченең кысылган аягын ала, шуннан соң ир-атны носилкага салып, ашыгыч ярдәм машинасына илткәннәр.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

 

Бәйле