Мәскәүдән очкан «Урал авиалинияләре» самолетына кошлар бәрелгән

Мәскәү-Екатеринбург рейсын башкарган Airbus — 319 «Урал авиалинияләре» авиакомпаниясе самолетына  кошлар бәрелгән. Бу хәл  Домодедово аэропортыннан чыккан вакытта,   550 метр биеклектә булган, дип хәбәр итә «Пятый канал».

Вакыйга  турында командирдан хәбәр иртәнге 10:19 сәгатьтә килә, шуңа да карамастан, экипаж очышны дәвам итәргә карар кыла.

Борт Свердловский  өлкәсе башкаласына килеп төшүгә, аны белгечләр карый. Алар, чыннан да, алгы, шулай ук икенче пилотның ян пыяласы янында бәрелү эзләрен тапканнар.

Чыганак:МК

Бәйле