Русиянең атказанган артисты Максим Аверинга штраф чәпәгәннәр

Россиянең атказанган артисты 43 яшьлек Максим Аверин, Барнаулдан Мәскәүгә очкан авиалайнер бортындагы күңелсез  вакыйга белән үз иҗатына гашыйкларны кәефсезләндергән. “Глухарь” сериалы йолдызы  самолет салонында тавыш куптарган, экипаж әгъзаларын сүгеп ташлаган. Нәтиҗәдә, команда «Шереметьево» га очкыч килеп төшкәннән соң, йолдызны  «каршы алырга» полиция чакыртырга мәҗбүр булган.

Рен-ТВ хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта Россиянең атказанган артисты Максим Аверин «Барнаул — Мәскәү»самолеты бортындагы конфликттан соң полициядән җибәрелгән.

«Глухарь» һәм «Склифосовский» сериаллары йолдызына карата вак хулиганлык турында административ беркетмә төзелүе һәм 500 сум күләмендә штраф язылуы аныклана.

Чыганак: МК
Наталия Губернаторова фотосы

 

Бәйле