Заворотнюк васыятьнамә язган

«Минем гүзәл няня» йолдызы Анастасия Заворотнюк, аның хәле инде берничә атна россиялеләрнең кызыксынуын җәлеп итә. Берничә көн элек аның янына  бер яшьлек кызын алып килгәннәр. Табиблар актрисаның хәлен операция ясарлык тугел, озак яши алмас, дип тапкан.

Актриса Анастасия Заворотнюкның туганнары кызын клиникага алып килгән, дип хәбәр итә «көннәр.ру» медицина учреждениесе хезмәткәрләренә сылтама белән. Кызчык әнисенә психологик ярдәм күрсәтә һәм шул рәвешле аның савыгуына булыша ала, диелә. Читләр палатага эләгә алмый, тик нәни кызчыкка рөхсәт бар, диелә хәбәрдә.

Милага тиздән бер яшь тула. Әнисе Анастасия  Заворотнюк бер айга якын клиникада дәвалана. Табиблар раслаганча, мондый диагнозлы кешеләр күп дигәндә берничә ай яши. Шулай ук, күптән түгел Заворотнюкның аңына  килүе хакында хәбәр ителде. Ул арада актрисаның беренче кызы 23 яшьлек Анна социаль челтәрләрдә әнисе  чиреннән сенсация ясап, «хайп тотучы»ларга ачулы хат бастырган.

Шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары күптән түгел Заворотнюкның васыятьнамә калдыруы турында хәбәр иткән.

Чыганак: МК

Бәйле