Дилия Әхмәтшина бала тапканнан соң күңел төшенкелегенә бирешмәс өчен нишләргә кирәклеген сөйли

-- Лейла

//Татар Тудей// Ләлә Маннанова

Хәзер көз һәм безнең күбебез көзге депрессиягә бирелә ала. Ә бала тудырганнан соң хатын-кызларга ул ел әйләнәсендә яный. Дилия Әхмәтшина да июль аенда беренче тапкыр әни булды, кайчагында ул да күңел төшенкелегенә бирешә икән. Яшь ана үзенең бала тудырганнан соң депрессияне җиңәргә ярдәм итү серләре белән уртаклашты.

— Иң беренчесе — ашарга, эчәргә һәм йокларга онытмаска.

2. Ярдәмчеләр булырга тиеш, бигрәк тә тернәкләндерү  чорында (бала туганнан соң 40 көн). Якыннарыңнан көнкүрештә ярдәм сорарга, шул исәптән иреңнән дә. Мәсәлән, кем дә булса коляска белән йөри икән, бушаган вакытны үзеңгә багышларга була.

3. Үз-үзеңне карарга. Минем “матурлык ритуалларым” бар. Мәсәлән, һәр көн битемә массаж ясыйм. 5-10 минутны үзегезгә багышлагсагыз да, сез инде бүтән кеше була алырсыз.

4. Бала белән аралашырга, аны үсешендә катнашырга. Бу бик күп шатлык китерә.

https://www.instagram.com/p/B10j041olUr/

5. Иртәнге сәгатьләрдә коляска белән саф һавада йөрү.

6. Әни, әби, дуслар, дуслар белән аралашу,бер генә очракта да үз-үзеңә бикләнергә ярамый, аннан чыкмау куркынычы бар. Тернәкләндерү чорыннан соң бездә кунаклар булды, бу аралашу миңа шатлык һәм уңай эмоцияләр бирде.

7. Паркка, кафега, мунчага, башка гадәти булмаган урыннарга барырга, гел өйдә генә утырырга ярамый.

8. Сабый йоклаганда, ашарга пешерергә яратам. Ләкин әлеге вакытта тиз әзерләнә торган ризыклар гына пешерелә

9. Спорт. Бала тудырганнан соң 1,5 ай узгач, мускулларны ныгыту һәм күтәренке кәеф өчен залга һәм бассейнга язылдым.

10. Витаминнар. Авитаминоз вакытында витаминнар курсы эчәргә кирәк. Ризык аша гына барлык кирәкле  витаминнарда кереп бетми. Йөклелек чорында да, аннан соң да мин витаминнар кулландым.

11. Һәм дә инде  үзеңә һәм балаңа әйберләр алу. Монда инде аңлату кирәкмидер диеп уйлыйм (колә).

 

12. Музыка. Җырлыйм, тыңлыйм, язам. Музыка һәрчак минем “эчке двигателем” иде. 1 октябрьдә, Музыка көнендә, «Юлдаш булсын» җырына клипның премьерасы булачак, ул кечкенәдән үк иҗатымда аерым урын алып тора.  Клипны ТНВ, “Мәйдан” телеканалларында, минем YouTube каналымда һәм инстаграм битемдә карый алачаксыз. Җыр яшь кызга кияүгә чыкканда һәм балачагы белән саубуллашканда хәер-фатиха булып яңгырый.

Бәйле