Үлгән әнисе янында биш көн үткәргән алты яшьлек малай турында яңалыклар бар

-- Лейла

Үлгән әнисе янында биш көн үткәргән алты яшьлек малай бик әкрен савыга.

Ул нибары бер тапкыр караватыннан торган. Анда да үлчәнер өчен. Ул әле 17 килограмм авырлыкта.

Бала яшьтәшләре белән аралашмый, уйнамый, бик аз сөйләшә.

Сабый тәрбиячеләр чаң сугу нәтиҗәсендә табылды. Ул әнисе гәүдәсе янында ким дигәндә биш көн үткәргән. Алар турында 18 көн берни белүче булмаган.

Бала яныннан кеше өзелми. Аны әнисенең апасы тәрбиягә алырга җыена.

Чыганак: Кызыл Таң

Бәйле