Наркоман көндәлегеннән: «Минем яшисем килә!»

-- Лейла

Алинә белән мин очраклы гына таныштым. Ул Республика клиник наркология диспансерында дәваланып чыккан. Хәзер үзмәшгуль буларак теркәлгән. Алинәнең хис-кичерешләрен язып барган көндәлеге бар. Бүген ул көндәлектә язылганнарны укыйсым да килми, ди. Яңа тормыш башлаган. Башкаларга гыйбрәт булсын, дип, безгә көндәлекне ачарга рөхсәт итте.

1990 еллар. Төнге клубларның берсендә танышларым минем өчен ят нәрсә тәкъдим иттеләр. Имеш, шуннан соң миңа рәхәт булачак, бар кайгыларым онытылачак. Егетем белән аерылышкан чак иде. Уйлап та тормадым, ризалаштым. Ул көнне рәхәт булганны хәтерләмим, костым, укшытты, башым авыртты. Үзем дә сизми бу нәрсәгә бәйлелек барлыкка килә башлады.

***
Авырлы икәнемне белдем. Нишләргә? Баланы төшертергә соң. Ирем юк, әти-әни нәрсә дияр? Дусларым проблемадан чыгуның юлын бер генә нәрсәдә күрә, миңа теге рәхәтлек бирә торган нәрсәне тәкъдим итә. Аз вакытка җитә торган ләззәт өчен кыйммәт түләргә туры килә. Әти-әнинең машинага дип җыйган акчасын да урларга туры килде.
***
Балама ике яшь тулып килә. Әни миңа карый да: «Шундый булырсың дип уйламаган идем, үлүең хәерлерәк»,– дип үксеп елый. Аны кызганам. Ләкин үземне җиңә алмыйм. Дәваланырга барырга куркам. Болай да азрак шул нәрсәне кулланмый торсам, аяк-кулларымны сындыралар сыман, тиз кызып китәм, бар тәнем сызлый. Мин мин түгел. Кем соң мин?
***
Имеш, диңгез ярында утырам. Кояш, рәхәт, җылы. Кинәт баламның суга кереп барганын күрәм. «Батасың бит!»– дип кычкырам, ул ишетми, алга атлый, су аның биленә җитте, муенына. Аңга килгәндә, дусларым мине тынычландыралар иде. Күземә күренгән икән. Әни мине сөйрәп диярлек табибларга алып барды, файдасы юк.
***
Башка болай булмый. Хәлем авыр. Сатар нәрсәм калмады, әти-әни мине күрә алмый. Бер дустым наркология диспансерында тернәкләнү узып, тулы тормыш белән яши башлады. Өйләнде, эшкә урнашты. Мин аңа көнләшәм. Минем яшисем килә.
***
42 көн. 12 адымлы программа. Психолог­лар, табиблар, психиатрлар мине чынбарлык­ка кайтарды. Башта авыр иде. Хәзер мин бәхетле. Баламны күреп сөенәм. Аның киләчәге өчен борчылам. Аңа кечкенәдән наркотикларның зыяны турында сөйләячәкмен. Минем хаталарымны кабатламасын.

Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле