«Мираж»ның экс-солисты васыять язган

55 яшьлек Совет һәм Россия эстрада җырчысы, «Мираж» һәм «Йолдыз» поп-төркемнәренең элеккеге солисткасы Наталья Гулькина васыять язган. Бу хакта ул НТВ телеканалына биргән интервьюсында сөйләгән.

Җырчы яман шеш белән авыручы актриса Анастасия Заворотнюкның больница палатасында васыять язганын укыгач, бу адымга бардым, дип аңлаткан. «Бу бүгенге заманның куркыныч авыруы, беркем дә бернәрсәдән дә сакланмаган», — диде Гулькина.

Җырчы мондый чирләрне җиңгән артистларга соклануын да өстәде.

Чыганак: МК

Бәйле