Казанда юл һәлакәте: чит ил машинасы җәяүлеләр кичүендә 11 яшьлек кызны бәрдерә

-- Alfia

Казанда чит ил автомобиле, светофорның кызыл утына чыгып, 11 яшьлек кызны бәрдергән. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

«1 октябрь кич Чапаев урамында «Фольксваген» автомобиленең йөртүчесе, башлангыч мәгълүматларга караганда, светофорның кызыл утына чыгып, җәяүлеләр кичүендә мәктәп укучысын таптаткан», — дип белдерделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Авария нәтиҗәсендә кыз төрле тән җәрәхәтләре алган.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле