«Менә алар таныш урамга керделәр. Саниянең йөрәге өзелеп төшәрдәй булып калтырана башлады…»

-- Лейла

Сания карчыкның бәгыренә төшкән сагыш иксез-чиксез иде. Бу сагышны бер генә үлчәмгә салып та, бер генә бизмәнгә куеп та булмыйдыр.

Ул аны гүя утырган эскәмиясенә мәңгелеккә беркетеп куйган да үзе башка җаннар эзләп китеп барган. Шуңа күрәдерме, Саниянең күңеленә авыр булса да, аның җаны тыныч иде…

Картлар йортында беренче аен гына яши әле ул. Бер генә ай, ә инде бер гомер яшәлгән кебек. Юк-юк, беркемнән дә, бернәрсәдән дә зарланырга җыенмый, ашау-эчү дә әйбәт, яткан җире дә йомшак… Һәр кешегә аерым бүлмә, телевизор… Кешеләр дә бик итагатьле монда, шәфкать туташлары да йөгерешеп кенә йөри…

Дөрес эшләде аның кызы. Донбасс якларыннан ире, балалары белән төялеп кайтты да нигез йортны сатарга әзерли башлады. Аңа кадәр әнисенә аңлатып куйды. «Мин сине кайтып карый алмыйм, әнием, минем анда койрыгым бозга каткан, ә сиңа ялгызыңа авыр булачак, картлар яши торган җиргә сөйләштек, анда әзергә бәзер яшәрсең, яме…» – диде.

Өч көн эчендә хәл иттеләр дә куйдылар. Йортны алыр кеше дә тиз табылды. Читтә яшәп, бик иртә хатынын җирләп, картлык көнендә туган якларына кайткан кеше булып чыкты ул. «Сатылмыймы бу нигез?» – дип, үзе урамнан сорап кергән бу Хода бәндәсе… Юк- юк, Сания аны күрмәде, кызы белән кияве генә: «Бик ипле, тәрбияле кеше», – дип сөйләнделәр.

Сания бу нигездә яшәргә тиешен яшәде инде. Ире Хәниф белән бөтен гомерен шушы нигездә уздырды. Кеше куа дип, дөнья кудылар. Кыз үстерделәр. Тик атасы иртәрәк китеп барды шул. Үпкәсенә салкын тиеп егылган иде, аягына баса алмады мәрхүмкәй. Кызын берьялгызына аякка бастырырга, кеше итәргә туры килде. Ятимлеген тоймасын дип, күбрәк тә иркәләде бугай үзен. Эшкә караганда, матур киемгә күбрәк кызыгып үсте аның Сәлимәсе. Көязрәк, купшырак булса да, әнисенең йөзенә кызыллык китермәде ул. Борынына бик иртә ис керсә дә, азып-тузып йөрмәде. Мәктәпне тәмамлауга, Украинадан авылга эшкә килгән татар егетенә ияреп китеп тә барды…

Гомер кичергән җирдән аерылу җиңел түгел, әлбәттә… Әллә ни борчуы да юк Саниянең. Бераз сагышы бар барын… Өй сагышы… Нигез сагышы… Бу сагыш белән яшәргә була әле. Балалар кайгысы күрергә язмасын берүк, кызы гына, оныклары гына исән-сау булсын. Калганына сабыр итеп була… Бик ерактан кайталар бит, елга бер генә кайтсалар да, юлда бер-бер хәл булмасын дип, ах итеп тора Сания…

Ул хистән бөтенләй үк котылып булмый икән шул. Дога да, әфсен-төфсен дә алып куя алмый икән ул хисне, ул тойгыны. Нигез тойгысын…

Гомер буе яшәгән җир тарта икән шул. Аның сихри рухы, иясе бертуктаусыз үзенә чакырып тора. Ә бит аларның йорты ерак түгел, күрше урамда гына, җәяүләп кенә дә барып килергә була, тик Сания бу ымсындыргыч юлга чыгарга кыймый… Ничектер, соңгы юлга чыгу кебек ул аңа… Тагын бер мәртәбә үз йорт-нигезен күрсә, ул шунда мәңгелеккә калыр кебек, капкалары төбенә егылыр да үләр кебек…

– Нигә моңаясың, ахирәт?

Янәшәсендә утырган картны күреп, Сания сикереп торды.

– Нинди ахирәт булыйм мин сиңа, кит, картлач! – Сания, кур- кынган йөрәген тотып, китәргә җыена башлады.

– Йә, йә инде, курыкма!.. Мин кеше ашамыйм… Кил, утыр, икебезгә дә урын җитә…

Сания үзе дә аңламый калды, карт янәшәсенә кабат килеп утырды.

– Шулай куркытмыйлар инде. Йөрәгем ярыла язды… Болай да чак-чак тибеп ята… Җен дип торам…

– Ә-ә… Бу сакалны әйтәсеңме?

– Анысын да әйтәм. Олы башың белән Шүрәле кебек йөнтәсләнеп йөрмәсәң!..

– Аның сере бар, ахирәт…

– Тагын шул сүзне әйтәсең инде. Нинди ахирәт булыйм мин сиңа!..

– Нишләп булмасын?! Мин сине беренче күрүдә үк үз иттем. Безне бер көнне урнаштырдылар бит. Менә бер ай инде күзәтеп йөрим, күзәтеп кенә түгел, тоеп йөрим, нишләптер, син миңа туганым кебек якын, шулкадәр якын – бер нигездә яшәгән кардәш җаннар кебек без синең белән…

– Бер нигездә? Тагын кирәкмәгәнне сөйлисең бит, картлач! Тагын телеңә салынасың…

– Ни уйлыйм, шуны әйтәм. Әйе шул: без бер нигезгә бәйләнгән кебек… Бу сәер, әлбәттә, әмма бу шулай!..

– Тагын телеңә хуҗа була алмыйсың, сакалбай!.. – Бу юлы Саниянең тавышы йомшак, назлы булып чыкты… Бу юлы ул битәрләп түгел, үз итеп әйтте… Гүя шушы эскәмиядәш, картлар йорты буенча нигездәш, язмышташ кеше аңа гомер буе таныш, хәтта туганнарча якын, кадерле дә. Ә бит нәкъ менә шушы тойгы Санияне аңа артык якын да китерми, еракка да җибәрми тора… Бер-берсен бер күрүдә үз иткән кешеләр арасында гына була торган тойгы иде бу.

– Сакалбай да сакалбай дисең, мин бит урам карты түгел, үз исемнәребезне кушып сөйләшик әле… Җәмил диләр мине…

– Сания…

– Менә таныштык та.

– Таныштык.

– Сания, минем синең белән сөйләшәсем килә.

– Бәй, без баядан бирле сөйләшеп утырабыз түгелме?..

– Юк, җитди итеп, мәгънәле итеп сөйләшәсем килә…

– Кит… Кулымны сорарга җыенмыйсыңдыр бит? – Сания көлеп кенә сорады, әлбәттә. Шуңа да үз соравыннан үзе кыенсынып китте. Олы башы белән, оялмыйча, иң беренче очраган кеше янында мәгънәсез сүзләр сөйләп утырсын инде, ә?!

– Сания, чынлап та, кияүгә чыгасыңмы  миңа?  Балда-майда йөзәрсең, теләгәнеңне ашарсың, яратканыңны киярсең, рәнҗетмәм, кыерсытмам… Балаларыңны үз балаларым кебек күрермен… Чык миңа!..

Сания бу сүзләрне баштарак картның чираттагы шаяруы итеп кабул итте:

– Өлкән яшең белән балаларча шаярып утырмале, Җәмил… аб- зый.

– Ә мин шаярмыйм, Сания. Картлык гомеребездә бер-беребезгә юлдаш һәм терәк булырбыз. Шатлыкларыбызны да, борчуларыбызны да урталай бүлешербез…

– Бөтенләй чит-ят кешеләр бит без. Болай сөйләшмәле, Җәмил абзый. Кеше ишетер…

– Ишетсеннәр! Син миңа ят түгел, бер ай инде күңелемдә яшисең… Күңелем күптән инде сине үзенә кабул итте, һич кенә дә кире чыгарып җибәрәсе килми…

– Сәер сөйләшәсең, Җәмил абзый… Мин сине аңламыйм…

– Бер дә сәер түгел, бергә яшәргә чакыру сәер була димени?!

– Сәер, бик сәер… Аңлыйм да соң, бу йортка гомерләренең соңгы елларын яшәп ятучы бәндәләр – үксезләр, ятимнәр, сагышлы җаннар җыелган бит…

– Ятимлек, үксезлек тормыш белән бәйләнмәгән, Сания. Ул – күңел халәте. Безгә, беләсең килсә, гомеребезнең кадерен белергә, үзебездәге үксез җаннар халәтен үзгәртергә, соңгы көннәребездә булса да бәхетле булырга өйрәнәсе бар.

– Анысы шулай да… Бәхет һәркемне ымсындыра… Бәхет һәрвакыт яшь чактагы кебек ымсындыра…

– Алайса, риза инде?

– Риза, димәдем бит әле… Болай итеп аяк өсте генә хәл итәләрмени андый эшне?!

–  Ә ничек хәл итәләр?

– Никах килешүе Ходай Тәгалә янында төзелә, диләр бит …

– Әлбәттә! Ходай Тәгалә ихтыярына бер каршылыгым да юк. Өстәп шуны гына әйтә алам: без Ходайның ихтыярын җир тормышында яшәүчеләр йоласы белән ныгытып куячакбыз… Ә?

Әлбәттә, Сания бу сөйләшүгә ышанып бетми иде. Ләкин Җәмил исемле карт башлап җибәргән әңгәмә-уенга ул инде бөтерелеп кереп киткән иде. Бу уенда аның мескен һәм үксез булып каласы килмәде.

– Кайда яшәрбез соң без, Җәмил абзый? Урамдамы? Кешенең ишек катындамы? Әллә шушы тулай торактамы? Кеше көләр бит…

– Нишләп көлсен?!. Бәхетле кешеләрдән көләләр димени?! Картлык гомеребезне уртак йортта, уртак нигездә кичерербез… Кеше сокланырлык итеп яшәрбез!

– Кайда, ничек? Тагын шаяртасың, Җәмил абзый…

– Кайдамы? Әйдә киттек, хәзер үк күрсәтәм! Ләкин бер шарт белән генә алып барам: барасың икән – шундук торып каласың!

– Мин… риза! – Сания үз җавабына үз аптырады. Бер минут эчендә гомер буе басылып, үз эченә бикләнеп яшәгән татар хатыныннан башын югары тотып сөйләшүче батыр җанга әверелде дә куйды ласа ул.

Күңелендә көчәя барган кызыксыну тойгысын баса алмыйчамы, каршында яңа тормышка, яңа язмышка дәшеп торучы чын кеше пәйда булуын күрепме, җан түрендә яралып килгән ниндидер яңа хискә, яңа көчкә ымсыныпмы, бераз соңга калыбрак килгән бәхетен тоепмы – Сания, салмак-басынкы хәрәкәтләр белән, Җәмил карт артыннан иярде. Ә тегесенә шул гына кирәк, Сания ниятеннән кире кайтыр дип курыккандай, урам буйлап бара-бара сөйләнүендә булды:

– Яшьлектә мин бик бәхетле идем. Ләкин аның кадерен белеп бетермәдем, кимсеттем, рәнҗеттем, аннары бөтенләй югалттым… Әйе, ул мине ташлап китте. Ләкин бүтән бервакытта да бәхетле булмады. Соңыннан үз яныма – Себергә чакырып карадым. Килмәде. Яратты, әмма горур булып калды. Шул горурлыгы белән мәңгелек ягына китеп тә барды. Озатырга кайтмадым, йөрәгем ярылыр дип курыктым… Барыбер кайттым. Ялга чыккач, соңгы гомеремне яшәргә кайттым. Соң булса да, күңелем теләгән кеше белән яшәргә кайттым. Йорт сатып алдым. Ләкин кайту белән урнашкан картлар йортыннан китмәдем. Күңелгә якын җанны табасымны сизә идем бит мин. Сине күрүгә шундук уйлап куйдым: «Менә ул минем кешем», – дидем…

Сания тыңласа да тыңлады, тыңламаса да тыңлады. Ул бу минутта серле төш күрә иде. Бу төшнең мәгънәсен ул әлегә аңламый, барасы юлының очында ымсындыргыч яктылык, җылылык тойса да, күңеле нык кына шомланган, карашлары, зиһене гомердә булмаган- ча җитдиләнеп калган иде.

Менә алар, таныш тыкрыктан борылып, таныш урамга керделәр. Саниянең йөрәге өзелеп төшәрдәй булып калтырана башлады. Ул бит хәзер үз йортлары, үз нигезләре яныннан үтәчәк… Ничек кенә үтеп китәр инде ул аннан? Ничекләр генә түзәр аның бәгыре өзелеп төшеп калмыйча? Өзелеп тә төшәсе юктыр аңа, ул инде андадыр, Сания чыгып киткәндә үк, өзелеп, капка баганасына эләгеп калгандыр…

Авыр уйларыннан котылырга теләп, Сания янында сөйләнеп баручы Җәмил картның сүзләренә игътибар итте.

– Беләсеңме, мин ул йортны әллә каян күреп килдем. Ниндидер җылылык аңкып тора иде аннан, нур бөркелеп тора иде… Игелекле, кешелекле кешеләр яшәгән нигез иде ул! Калганы әкияттәге кебек кенә булды. «Их, шушы йортны аласы иде!» – дип уйлавым булды, капкасыннан бер яшь хатын белән яшь ир килеп тә чыкты… Ходайның рәхмәте, алар сатып алучы эзли икән. Шул урында сөйләшеп, килешеп тә куйдык…

Карт, сүзенә мавыгып, бераз алгарак киткән иде. Ә Саниягә бару кыенлашканнан-кыенлаша барды. Чөнки ул үз йортына якынлашып килә иде. Чынлык белән төш дөньяларының, фани дөнья белән ба- кый дөньяларның чиге шушындадыр кебек тоелды аңа. Менә ул, чарасызлыктан, зиһен-хәтерен багып, иң рәхимле догаларын эзләде… Ләкин күңеленә дә, теленә дә Коръән кәлимәсе алырга өлгерми калды, Җәмил карт, кырт борылып, сирень куаклары артында балкып утыручы таныш йортка табан китте…

Капка бикле иде. Карт, биек капка читеннән башланып киткән сирәк коймалар арасына кулын тыгып, эчке йозак биген эзли башлады. Ләкин таба алмады, ах-ух килеп шактый булашкач, ярдәм көткәндәй, Саниягә борылып карады…

Саниянең татлы төше дәвам итте: каршында чарасызлыктан мескен бер кыяфәттә басып торган Җәмил картның кулыннан ачкычларны алды да, җил-җил атлап, капканың икенче ягына китте… Ләкин тиз генә йозакка үрелмәде, иң элек, капка-коймаларның кытыршы тәненә учларын, битен куеп, һәрбер тактаны сыйпап, назлап чыкты, аннары, маңгаен капка баганасына терәп, күзләрен йомды, күңел догаларын пышылдады, янында исе-акылы китеп, шаккатып басып торган Җәмил картны телсез итеп, тын калды…

Менә ул сискәнеп уянды да капка читендә махсус уелган ояга кулын тыкты, эчке яктагы йозакны, бигеннән ычкындырып, аптырабрак калган Җәмил картка тоттырды да, капканы җәһәт кенә этәреп, эчкә кереп китте…

Кияү кешегә:

– Карчык, мине дә көт, юкса тагын бәхет арбасыннан төшеп калуым бар… – дип сөйләнәсе генә калды. – Менә шушы инде минем яңа йорт, яңа нигез. Монда минем йөрәгем тынычлана, күңелем юаныч ала… Чын-чынлап тылсымлы бу җир, иманлы…

– Дәшмә, Җәмил абзый, дәшмә, сүз артык монда. Миңа да ошый, миңа да кадерле бу нигез… Әйдә тыныч кына керәбез, тыныч кына яши башлыйбыз…

Сания бу йортның үз нигезе булуын әлегә әйтми калдырды. Әйтсә, татлы төшеннән уяныр да кабат төссез, шыксыз һәм үтә дә сагышлы картлыгында, ялгызлыгында пәйда булыр кебек иде.

Юк, барыбер дәшмичә кала алмый иде ул бу минутта. Күңеле генә түгел, йорт-нигез үзе дә танысын, тынычлансын өчен кирәк иде Саниянең дога кебек сүзләре:

– Бәхетле нигез… Ул бит минем нигез… Шуңа да бәхетле ул…

Чыганак: Ялкын 

Бәйле