Җырчы Зәринә Асылкаева: «Берничә атна алдан безне бу бик авыр булачак дип кисәттеләр, әмма…»

-- Лейла

//Татар Тудей// Татар Бүген// Ләлә Маннанова

Татарстанның яшь җырчысы Зәринә Асылкаева «Йөгереп кенә» җырына үзенең беренче клибын чыгарды. «Казан Экспо» мәйданчыгында WorldSkills Russia эшче һөнәрләренең халыкара чемпионаты вакытында төшерелде, шуңа күрә кадрга вакыйганың реаль катнашучылары һәм тамашачылары эләкте. Зәринә үзе, сюжет буенча, репортаж төшерүче журналист, гади эшче егетне очрата һәм аңа гашыйк була.

 

«-Ай ярым әзерләндек, чөнки клип төшерү өчен рөхсәт алу җиңел булмады, — дип сөйләде җырчы. — Берничә атна алдан безне бу бик авыр, без билгеле бер мәйданчыкларда төшерә алмаячакбыз  дип кисәттеләр, әмма барысы да күпкә җиңелрәк булды.

https://www.instagram.com/p/B3MZ3utotvp/?igshid=16jkmbijxh5s1

 

Чыннан да, клип булмаса, чара миңа сизелми дә узар иде. Күпме яңа һәм кызыклы нәрсәләр ачтым. Безгә төшерергә булышкан шулкадәр игелекле һәм ярдәмчел кешеләр белән таныштым».

Бәйле