Күршеләрдә балалар 120 чакрым ераклыктагы мәктәпкә йөриләр… Юлсыз [видео]

Башкортстанның Белорет районы Бакеево авылы балалары мәктәпкә 120 чакырым читкә йөреп укырга мәҗбүр. Мәктәп ябылган, балалар аз булу сәбәпле аны финансламыйлар. Авылга йөрү өчен юл да юк.

30 чакырым араны (юл дип әйтергә тел әйләнми!) ата-аналар чиратлап УАЗ машиналарында илтә.  Туктап-туктап баралар, осталык та, машинаның ныклыгы да, нерваларның корыч булуы да  кирәк. Ярты сәгатьлек юл бетмәс сыман тоела башлый.

– Сигез ел укыйм мәктәптә. Юлда төрле вакыт була инде, Җәяүләп тә узган да бар. Машиналар ватыла бит. Авылга кайтасы килә, — дип сөйли укучы малай.

Аннары тагын 90 км трасса буйлап автобуста баралар укырга.

– Ун елдан артык йөртәм балаларны. Бик авыр, юлсыз бит. Арый балалар, өч сәгать автобуста, аннары тагын ким дигәндә өч сәгать юлсыз Бакеевога кадәр.

Аңлашылуынча,  балалар авылга еш кайта алмый. Бәйрәмнәрдә, каникулларда гына. КАта-аналар янына кайту өчен көннәре  юлда уза аларның.

Ә авыл халкына ашыгыч ярдәм чакыру турында уйларга да мөкин түгел. Халыкка беренче ярдәмне, дәвалауны фельдшер Зәримә Морзабаева күрсәтә. Аның әйтүенчә, мондый юлдан чирле кешене хастаханәгә җибәрү мөмкин түгел. Ничек авыруны шундый авыр юлга озатасың инде?

Белорет районы хакимияте юлны ремонтларга җыена. Хакимият башлыгы урынбасары Вячеслав Калугин белдерүенчә, юлларны төзекләндерәләр, тик зур булмаган участокларны, чиратлап. Акча җиткән чаклы. Шушы көннәрдә юлның тагын бер участогын ремонтларга җыеналар икән.  Тик авыл халкы шуны аңламый, ни өчен көз җиткәнен көтәләр соң?

Чыганак “НТВ” каналы
Фото: novate.ru

 

Бәйле