Татарстан синоптиклары кисәтә

-- Alfia

Иртәгә, 5 октябрьдә, Татарстан территориясендә урыны белән, шулай ук Казанда, көньяктан һәм көньяк-көнбатыш көчле җил исәчәк. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге кисәтә.

Төнлә җил көчәйгәндә, секундына 16 метр, көндез 20 метр тизлек белән исәчәк. Көндез яңгыр яварга мөмкин.

Төнлә һава температурасы +8 градус булачак. Көндез +14..+19 градуска кадәр җылы булачак. Бигрәк тә республиканың көньяк һәм төньяк-көнчыгышында җылы булачак.

Элегрәк КФУ профессоры Юрий Переведенцев Татарстанга аномаль җылы һава торышы килүен сөйләгән иде.

 

Мәгълүмат һәм фото: tatar-inform.tatar

Бәйле