Ире ике кул чугын кискән хатын кияүгә чыгарга җыена

Ире көнләшеп, ике кул чугын чабын өзгән Маргарита Грачева журналист булып эшләүче әнисе белән язган «Счастлива без рук» китабында шәхси тормышындагы үзгәрешләр турында сөйли.

26 яшьлек Грачева шунда ук профессиональ язучы карьерасы аны кызыксындырмый дип белдергән. Ул хатын-кызларга үз кичерешләре турында ачыктан-ачык сөйләргә, шулай ук ирләр тарафыннан көч куллану темасына игътибар җәлеп итәргә теләгән.

«Миңа еш кына кулларыннан, аякларыннан язган һәм үзләрендә көч табарга омтылган кешеләр яза. Мин аларга киңәшләр белән ярдәм итәргә әзер», – дип белдерә Грачева.

Ританың соңгы интервьюларының берсендә аның тормышында ниндидер ир кешенең пәйда булуы турында аңларга мөмкин. Кыз үзенең сөеклесен әнисе белән таныштырса да, аның исемен ачмый. «Ул миңа тәкъдим ясады, мин аны кабул иттем. Туй булачак. Әмма быел түгел», — дип аңлата Грачева.

Исегездә булса, фаҗига 2017 елның декабрендә булган иде. Аффект хәлендәге Дмитрий Грачев хатынын урманга алып бара һәм аның ике кул чугын кисә, аннары аны үзе дәваханәгә илтә. Бер кулны коткарып кала алалар, ә икенчесе урынына заманча бионик протез куялар.

Суд хатынның элекке ирен 14 елга катгый режимлы колониягә хөкем иткән. Рита ике улын үстерә һәм кыз бала табарга хыяллана.

Чыганак "Кызыл таң"

Фото: Инстаграм

 

Бәйле