Директоры белән бухгалтерын үтергән

Томскида офиста бер ир ике хатынның гомерен кыйган, аннары үзен-үзе үтергән. Һәлак булучылар — компаниянең директоры һәм бухгалтеры. Фирма кабель сату белән шөгыльләнгән.

Җинаятьнең сәбәпләре турында әлегә билгеле булмаса да, фаразларга мөмкин. Офис хезмәткәрләре, гадәттә, директор һәм бухгалтер белән уртак тел табалмый. Я акча бирмәгәннәрдер, яисә эштән куганнардыр…   Җинаять эше кузгатылган.

Чыганак "Кызыл таң"

Фото: Пиксабай.ком

 

Бәйле