Өч хатын биеклектән егылып төшкән

Башкортстанның Тәтешле районының Югары Тәтешле авылындагы сәүдә үзәгендә булган бу бәхетсез очрак.

Бу көнне мебель кибетендә диван сатып алалар. Сәүдә үзәге хуҗабикәсе аны сатучы һәм тагын бер хезмәткәр белән беренче катка лифт белән төшерергә карар итә. Бу конструкцияне хуҗабикәнең ире үзе ясаган була. Мебельне төйиләр, ләкин лифт, кузгалып китү белән, өч хатын белән бергә икенче каттан килеп төшә. Ике хезмәткәр җиңелчә җәрәхәтләнә, ә менә хуҗабикә үзе авыр яралана.

Ачыклануынча, лифт кулланырга әзер булмый. Оешмада хезмәт хәвефсезлеген саклау системасы турында положение дә булмый. Кыскасы, шәхси малтабарга җәрәхәтләре өстенә җитди административ җәза да яный.

Чыганак "Кызыл таң"

Фото: "мк в уфе"

 

Бәйле