Татарстанда балалар турында татарча җыр барганда машиналар бәрелешеп бер бала үлә [фото-видео]

-- Лейла

Алты яшьлек бала Татарстанда трассада ике «КИА» җиңел машинасының бәрелешүе нәтиҗәсендә үлгән. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан буенча Эчке Эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Ромашкино-Куакбаш – Керкәле автомобиль юлының 9нчы чакрымында «КИА» руле артында 44 яшьлек хатын – кыз, беренчел мәгълүматлар буенча, Камазны тиешсез урында узган вакытта куркынычсызлыгына инанмаган һәм «КИА» җиңел машинасы белән капма-каршы бәрелешкән.

Авариядә, бер чит ил машинасындагы алты яшьлек пассажир һәлакәт урынында үлгән. Авариядә шулай ук ике машина йөртүче дә, 7 яшьлек пассажир да төрле тән җәрәхәтләре алган.

Юл-транспорт һәлакәтләренең сәбәпләре ачыклана.

Чыганак: Татар-Информ

 

Бәйле