6 ризык яман шештән саклый

Галимнәр белдерүенчә, антиоксидантларга бай ризыклар онкология авыруларының үсешен булдырмый калырга мөмкин. Исемлеккә кайбер бөртекле культуралар, яшелчә, җиләк-җимеш керә.
Табиблар вакыт-вакыт артишок һәм әстерхан чикләвеге ашарга киңәш итә. Аларның икесендә дә калын эчәклектәге яман шеш үсешен киметә торган альфа-линол кислотасы бар.

Бу җәһәттән брюссель кәбестәсенең дә бик файдалы булуына игътибар итәргә кирәк. Аның составындагы антиоксидантлар үпкә, бавыр, юан эчәклек һәм сидек куыгы авыруларыннан саклый.

Экспертлар, шулай ук, чиа ашарга киңәш итә. Русиялеләрнең рационында чиа орлыклары бик сирәк күренеш.  Әмма аларның составында онкология үсешен булдырмый торган кемпферол, кверцетин һәм хлороген кислотасы бар.

Җиләк-җимеш арасында исә антиоксидантлар буенча рекордсмен булып виноград килә. Аның составында организмның авыруларга каршы торучанлыгын арттыручы антоцианнар һәм катехиннар бар. Бу очракта кызыл виноградны сайлау отышлырак булыр.

Бәйле