Укучыны башы белән унитазга тыкканнар

Бу очрактан соң мәктәп директоры һәм сыйныф җитәкчесе эштән бушатылганнар.

Мәскәүнең 1536нчы мәктәбендә бер төркем үсмерләр, 7нче сыйныф укучысын мыскыллап, бәдрәфтә башы белән унитазга тыкканнар. Араларыннан бер юньсезе аларның бу кыланышын видеога төшереп торган. Алай гына да түгел, видеоязманы социаль челтәрләрдә дә таратканнар. Мәктәптә яшьтәшләрен җәберләү һәм кыйнау очрагы буенча бу тәртипсез үсмерләргә карата җинаять эше кузгатылган.

Мәскәү шәһәренең Мәгариф һәм фән буенча департаментында хәбәр итүләренчә, мәктәп директоры Марина Акатова үз теләге белән эштән киткән. Моннан тыш, сыйныф җитәкчесе Галина Лошкарева эшеннән җибәрелгән. Департаментта мондый хәлнең мәктәптә булырга тиеш түгеллеген ассызыклыйлар.

 

Чыганак "Кызыл таң"

Бәйле