Авария кичә, 6 октябрьдә, Уфаның Сипайлово бистәсендәге Королев урамында булган.
Малай тиеш булмаган урыннан юл аша чыгып барганда “Тойота” машинасы аны таптатып киткән. Рульдә 38 яшьлек хатын булган. Баланы тиз арада дәваханәгә китерсәләр дә, коткарып калып булмаган.
Бәләкәй балаларны урамга үзләрен генә чыгармагыз. Бигрәк тә транспорт күп йөргән урында аларны җитәкләп кенә йөртергә кирәк.
Чыганак "Кызыл таң" Фото Башинформ