Чирмешән районында машина йөртүче пошига бәрелә [фото]

-- Лейла

6 октябрь кичендә Чирмешән – Яңа Элмәле арасындагы “иске юлда” “Шкода Октавиа” машинасы, алдан баручы автомобильне узып китмәкче булып, каршы як юлга чыга һәм пошига килеп бәрелә.

Юл – транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, чит ил машинасы юл кырыена оча һәм әйләнеп каплана. Кызганыч, машина йөртүчесе, 1959 нчы елгы, Лениногорскида яшәүче ир-атның алган тән җәрәхәтләреннән шунда ук гомере өзелә. Аның пассажир урынында утырган тормыш иптәше җиңелчә генә яраланган.

Бәрелүдән, юлга чыккан хайван да һәлак була, дип хәбәр иттеләр ЮХИДИ бүлекчәсеннән.

Чыганак: nashcheremshan.ru

Бәйле