Сугышта хәбәрсез югалган картәтисеннән… хат алган

Башкортстанның Дүртөйле районы Әңгәсәк авылында яшәүче Геннадий Юминов Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган картәтисеннән хат алган.

Әлеге могҗизага тиң вакыйгага бөтен Әңгәсәк халкы таң калган. Ә эш болай булган: 2017 елда Смоленск өлкәсе Гагарин районында урнашкан Карманово авылы янында эзләүчеләр отряды 4 солдат җәсәде тапкан. Аларның берсендә медальон булган. Медальон эченнән хат килеп чыккан. Мәскәү шәһәре лабораториясе белгече кәгазьдә чак-чак кына күренгән хәрефләрне укып, билгесез солдатның исем-фамилиясен, алай гына да түгел, чыгышы белән Дүртөйле районы Әңгәсәк авылы кешесе икәнлеген дә әйткән. Михаил Ардашевның 1942 елның 11 августында һәлак булуы да ачыкланган. Эзләүчеләр солдатның оныгын тапкан. Күптән түгел алар Әңгәсәккә килеп, Геннадий Юминовка картәтисенең хатын һәм ул җирләнгән Туганнар каберлегеннән бер уч туфрак тапшырган.

Чыганак "Кызыл таң"

Фото: turbina.ru сайтыннан.

 

Бәйле