Мәхәббәт нәрсә ул, дисезме?

Ни өчен мәхәббәт һәм тугрылык өчен медаль бирмиләр икән? Һәрхәлдә, язманың герое бу медальгә чын-чынлап лаек.

2013 елда чит илләрнең берсендә урта яшьләрдәге ир автоһәлакәткә юлыга һәм комага китә. Хатыны табиблардан иренең хәле турында сорашкач, алар аны үсемлек белән чагыштыра. Ягъни, ул үзе һава гына сулый ала. Хатын бу сүзләр белән килешми һәм барлык көчен ирен тәрбияләүгә юнәлтә. Ул аны юындыра, сөйләшә, массаж эшли, ир яратып тыңлаган музыканы куя. Бу вакыйга хатынны, чыннан да, бик йончыта. Ул 10 килограммга ябыга һәм бик картая. Шулай 2000 көн уза. Ә бер көнне ир күзләрен ача һәм хатынына: «Мин сине яратам», — ди.

Табиблар ир барысын да ишетеп яткан, дип билгели. Хәзер инде иргә бик озак реабилитация үтәргә туры киләчәк, ә хатынга мәшәкатьләр тагын да артачак. Шулай булуга карамастан, хатын бүген үзен иң бәхетле кеше итеп санавын әйткән.

Чыганак "Кызыл таң"

 

Бәйле