Башкортстанда укучылар һәм югары уку йортлары студентлары наркотикларга тест үтәчәк

Республикада мәктәптә, урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә — укучылар һәм югары уку йортлары студентлары наркотикларга тест үтәргә тиеш булачак.

Төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгының бу хакта карары бар. Һәр шәһәр һәм район аерым медицина оешмасына беркетеләчәк. Мисал өчен, Уфа мәктәпләре укучылары һәм студентлары 1нче Республика наркология диспансерында тикшерү узачак, Стәрлетамакныкылар 2нче Республика наркология диспансерына карячак һ.б.
Наркотикларга тестны ел саен узарга кирәк булачак. Әлеге чара үсмерләр һәм яшьләр арасында үлемечле матдәләр куллануны иртә ачыклауга юнәлтелгән. Наркотикларга каршы көрәштә гаиләнең роле дә бик зур. Без, әти-әниләр, балаларыбызны бу афәттән курчалау өчен кулдан килгәннең барысын да эшләсәк иде!

Чыганак "Кызыл таң"

Фото: zoozel.ru сайтыннан

Бәйле