«Түбәтәй»нең Казанда яңа ачыласы кафесында нинди үзгәрешләр көтелә?

-- Alfia

 // Татар Тудей // Татар Бүген //

«Түбәтәй» милли тиз туклану рестораннары челтәренең яңа кафесын беренче булып журналистларга күрсәттеләр, «Түбәтәй»дә булачак өр-яңа ризыкларны авыз иттереп карадылар, ММЧ вәкилләренең фикерләре белән кызыксындылар.

«Без һәр кешене үзебездә күрүебезгә шат булачакбыз. Шулай да, нигездә, бирегә студентлар йөриячәген без беләбез. Шуңа күрә һәр нәрсәне уйлаганда, аларга уңайлы булсын өчен дип тырыштык. Студентка тиз арада кулай бәягә тамак ялгау кирәк. Моны күз уңында тотып эшләдек. Казандагы башка кафеларыбыздан аермалы буларак, биредә без кухня моделен үзгәрттек, ризык әзерләүнең төп өлеше кеше күз алдында булачак», — ди «Түбәтәй» рестораны директоры Руслан Гыйлметдинов.

Шулай ук заманча атамалы татар ризыклары да тәкьдим ителәчәк биредә. Бигрәк тә әлеге ризыкларга дөрес туклану ягында булган кешеләр өстенлек бирәчәк, чөнки аның составында яшелчә төп урынны били.«Түбәтәй» хезмәткәрләренең формаларына да яңалык кертелгән. Яңа төрле формалар заманча, шул ук вакытта традицияләргә тугры калып тегелгән. Интерьер дизайнына да зур игьтибар бирелде, ди җитәкчеләр.

Боларның барысын да «Түбәтәй»нең яңа кафесы ачылышында күзәтерсез. «Түбәтәй» әлеге көнне килгән һәр кешегә бүләк вәгъдә итә.

Рәсми ачылышы: 10 октябрь, 16:00;
Университет урамы 22нче йорт.

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий