Троллейбуска: «Заказ буенча үтерүләр» дип язылган?

Стәрлетамак шәһәре буйлап сәер, алай гына да түгел куркыныч баннерлар ябыштырылган троллейбуслар йөргән. Аларга зур итеп «Заказ буенча үтерүләр» дип язылган булган.

«Заказ буенча үтерүләр» дигән язуның астында кечкенә хәрефләр белән «күңел төшенкелеген, депрессияне» дип өстәлгән. Шул рәвешле им-томчы әбекәй Таня халыкка үз хезмәтләрен тәкъдим итүне оештырган. Троллейбуслардагы язма белән прокуратура кызыксынгач кына, алар алынып ташланган. Бүгенге көндә реклама агентлыгында һәм троллейбуслар депосында да тикшерү бара. Им-томчы әбекәй Таняның эшчәнлеге дә тикшереләчәк.

Чыганак "Кызыл таң "

Фото: 2gis.ru сайтыннан

Бәйле