Баланы аяк киеме тартмасына салып җирлиләр

Мәскәү өлкәсендә яшәгән ирне хатынын үтерүдә гаеплиләр. Йөкле хатынның тулгагы төнлә тота башлый. Гаилә «Ашыгыч ярдәм» машинасы чакыртмый, хатын баланы өйдә тудырырга була. Кызгынычка каршы, сабый үле туа.

Ир белән хатын баланы аяк киеме тартмасына сала да туганнары җирләнгән зиратка илтеп җирли.

Берничә көннән ир хатынын да кыйнап үтерә. Мәетне берничә көннән соң гына фатирда табалар.

Чыганак "Кызыл таң"

Бәйле