Әтисе 13 яшьлек кызын кыйнаган

Бу вакыйга Уфа шәһәрендә булган. Әтисе 13 яшьлек кызының дуслары белән кальян тартырга китүен социаль челтәрләр аша белгән. Шунда ук әлеге урынга ашыккан.

Кальян тартучылар залында кызын эзләп табып, әти кеше аны бик каты тиргәп ташлаган, урыныннан тартып торгызып, кайту ягына юнәлгән. Тик кызның дуслары аны яклап, ир белән тарткалаша башлаган. Низаг урамда дәвам иткән. Тарткалаша-тарткалаша, бу төркем үсмер кыз яшәгән күпкатлы йорт подъездына килеп җиткән. Биредә видеокүзәтү камераларында гаилә башлыгының кызын чәченнән өстерәп алып кереп китүе язылып калган. Хәзер аңа карата баласын тиешенчә тәрбияләмәве, кул күтәрүе өчен административ эш кузгатылган. 13 яшьлек үсмер кызны кальян залына керткән өчен аның хезмәткәрләренә дә штраф язылырга тиештер бит? Бу хакта әлегә бернинди мәгълүмат та юк.

Чыганак: "Кызыл таң"

Фото: newsbudz.com сайтыннан

Бәйле