Өч балалы хатынны кеше урлауда, үтерүдә, көчләүдә, җенси коллыкка мәҗбүр итүдә гаеплиләр [видео]

-- Лейла

Прокурор Омск шәһәрендә яшәүче күпбалалы ананы 24 елга төрмәгә озатуны сораган.

Өч балалы хатынны кеше урлауда, үтерүдә, көчләүдә, аларны җәфалауда һәм җенси коллыкка мәҗбүр итүдә гаеплиләр.

Балалар йортында тәрбияләнгән Вера Бегун аеруча вәхши җинаятьләр кылуда гаепләнә. Присяжныйлар суды аның җинаятьләрен гафу ителмәслек дип тапкан булган.

Суд прокурорның таләбен өлешчә үтәгән: хатынны 22 елга ирегеккән мәхрүм итү турында карар чыгарган.

Вера Бегун матбугат чаралары битенә 2015 елда эләгә: авария хәлендәге йортын сүтеп, властьлар аңа өч бүлмәле фатир бирә, әмма яхшырак фатир сорап ул балаларын алып шәһәр хакимияте каршына пикетка чыга. Берничә суд процессыннан соң гына аны яңа фатирына күчәргә ризалаштыралар.

2016 елда аны фатир талауда гаеплиләр, әмма исбат итә алмыйлар. 2017 елда инде хатын җинаять кылынган урында кулга алына һәм бер-бер артлы канлы вакыйгалар хронологиясе тезелә башлый…Ул кешеләрне урманга алып үзләренә кабер казыта, берсен хәтта тереләй күмеп тә куя. Фатирларын, машиналарын үзенә “бүләк итәргә” мәҗбүр итә. Аеруча балалар йортында үзе белән бергә тәрбияләнгәннәргә мәрхәмәтсезлек күрсәтә: аларны секс-коллар ясый, төрлечә мыскыллауларга дучар итә.

Чыганак: Өмет

Бәйле