Винарисның ике әнисе бар? [фото-видео]

-- Alfia

// Татар Тудей // Татар Бүген //

Винарис Илъегетнең 11 октябрь Казанның УНИКС залында үткән концерты истә калырлык мизгелләргә бай булды. Шуларның берсе җырчының ике әнисенә дә үзенең изге теләкләрен юллап, рәхмәт сүзләре җиткерүе иде. Әйе, Винарисның ике әнисе бар.

Аның берсе Винариска гомер бүләк итеп, аны үстергән, кеше иткән әни. Җырчы әнисен туган көне белән котлап, концертта аңа чәчәк бәйләме бүләк итте. «Озак яшә, әни! Беләсеңме, мин синән башка яши алмыйм», — диде Винарис.Ә икенче әнисе җырчыга иҗатында үз юлын ярырга булышкан — Хәмдүнә Тимергалиева. Бу турыда Татар Тудейга биргән интервьюсында Винарис Илъегет сөйләгән иде. «Хәмдүнә Тимергалиева — минем икенче әнием. Ул мине үзенә сыендырды, авыр чакта булышты», — дип искә алган иде җырчы. Концертта да ул бу сүзләрне тамашачылар алдында Хәмдүнә Тимергалиевага җиткереп, аңа рәхмәт сүзләрен әйтте. «Рәхмәт сиңа, балам, минем бөтен ышанычымны аклаганың өчен. Сәхнәләләрдә матур итеп эшләвең, талантлы булуың, тырышлыгың — минем өчен шул синең рәхмәтең. Каты өйрәттем мин аны, әле юньләп татарча да сөйләшә белми иде», — диде Хәмдүнә Тимергалиева.

Ә Мәскәүдән килгән тамашачының сәхнәдә Винарисның ике әнисенә дә рәхмәт әйтүе бу күренешне тагын да тулыландырып җибәрде. «Шундый талантлар үстереп, яшәү көче өстәп, кеше итүегез өчен рәхмәт!» — диде ул.

Бәйле