Быелгы көз белән кыш нинди булачак? Халык синоптигы фаразлары

-- Лейла

Әбиләр чуагы ничек кинәт башланган булса, шулай көтмәгәндә тәмамланып та куйды. Көннәр кабат суытты.

Алдагы көннәр ничек булыр, берочтан кыш ничек киләсен дә сорашырга дип без Арча районының Ашытбаш авылында яшәүче халык синоптигы Рәис абый Шәкүровка шалтыраттык. Ул исә бакчасында бәрәңге казый иде. Без кышны көтә башладык инде, ә Рәис абый әле дә бакчасында кайнаша. Хикмәт бәрәңгенең соң өлгерешле булуында икән.

– Суыкка да, корыга да чыдам ул. Фитофторага да бирешми. Әллә ничә төрле сорт утыртып карадым, менә монысы иң әйбәте, иң тәмлесе. Үзе ал төстә, кызыл күзле. Ел да күп итеп уңыш бирә. 1 гектардан 450 центнер чыга. Эре бәрәңгеләрне генә сайлап тутырдык. 10 сутый җирдән 150 капчык җыйдык әлегә, – дип сөйли дә башлады ул.
Бәрәңгенең сортын да сорашырга онытмадык. Луговская исемле, ди. Рәис абый бәрәңге орлыгын аның алмасыннан үзе әзерли. Ел да март аенда үсенте өчен утырта аларны. Сөйләшү барышында бәрәңге генә түгел, суган, кишер, чөгендер дә алынмаган әле, дип шаккатырды безне Рәис абый.

Аныңча, 22 октябрьгә кадәр көннәр әйбәт торачак. Бер генә көн 2 градуска төшеп ала да, калганнарында 6-10 градус булачак. Кемнең бакчада эше калган, борчылырга сәбәп юк, ди ул.
Кыш исә җылы киләчәк икән. Бердән, суган кабыгы юка. Икенчедән (Рәис абый умартачы да булып чыкты), бал кортлары быел оя авызын балавыз белән капларга ашыкмый, ди. Суытасы булса, үзе кереп-чыгып йөрерлек итеп кенә калдырып, балавыз белән бикләп куялар, имеш. Аннары су кондызлары да агачларны делянка итеп кисеп бетермәгән. Салкын кыш киләсе булса, күп итеп азык әзерлиләр, агачларны шактый кимерәләр, ди.

Казан университетының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев та бер матбугат очрашуында кыш артык салкын булмаячак, дип ышандырган иде.
Шушы көннәрдә интернетта, Россиянең урта киңлегендә кыш кыскара, дигән хәбәр таралды. Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд әйткәнчә, температура тотрыклы тискәре һәм тотрыклы уңай күрсәткечләргә күчкән чорлар арасында вакыт аралыгы кими. Россия башкаласында гыйнварның уртача температурасы 2 градуска арткан. Эксперт җәйге температуралар да арта, ләкин кышкы кебек үк тиз түгел, дип белдерә.

Рәис абый Шәкүров та Вильфандның сүзен куәтли. Көз соңга кала, яз иртә килә башлады, ди ул.

Россия Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, Казанда ноябрьдә уртача һава температурасы көндез 1, ә төнлә 5,7 градус салкын булачак. Декабрь аенда көндез – -6,3, ә төнлә – -12,4 градус, гыйнварда көндез – -9,3, төнлә – -16,4 градус салкынлык көтелә. Февральдә көндезге температура минус 7,9, төнлә 15 градус булыр дип фаразлана. Мартта көндез һава температурасы минус 1,4 градуска кадәр төшәчәк, ә төнлә -8,6 градус булачак.

Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле