Тоткарланучы җинятьләр эзләү бүлеге хезмәткәре булган

Томск өлкәсенең Стрежевой шәһәрендә 2004 -17 елларда күп тапкырлар хатын-кызларны көчләгән маньяк кулга алынан дип хәбәр итә Mash.

60 яшьлек ирнең 1979-90 елларда Стрежевой милициясендә җинятьләр эзләү бүлегендә эшләгәнлеге билгеле. Аны ДНК-профиль буенча ачыклап, эзенә төшкәннәр, көчләнгән хатыннарның берсе аны таныган.

Әлеге кадәр җинаятьләрдә гаепләнүче «Томскнефть» компаниясенә караган предприятиеләрнең берсендә хәвефсезлек хезмәтендә эшләгән, дигән хәбәрләр бар.

Чыганак: "Знак"гәзите

Бәйле