70 яшьлек бабай юлда һәлак булган

14 октябрь иртәсендә Уфа районында Самара — Уфа-Чиләбе трассасының 1451 чакрымында фаҗига булган.

 

Башлангыч мәгълүматларга караганда,70 яшьлек водитель  Ford С-Мах машинасында юл чишелешенә кергән, әмма артка чигә башлаган. Киләсе мизгелдә аңа Isuzu йөк машинасы килеп бәрелгән. Өлкән яшьтәге шунда һәлак булган.

 

Узган тәүлектә Башкортстанда тугыз юл-транспорт һәлакәтендә өч кеше һәлак булган һәм алтысы зыян күргән.

Чыганак "МК"
фото: архив МК

Бәйле