Яман шеш белән көрәшүче Айгөл Фазыйлова үзенең хәле турында сөйли

-- Лейла

Айгөл Фазыйлова инстаграмда хәле авыраюн, чәчен тулысынча кисәргә туры килүен сөйли. Бу турыда Айгөл үз сәхифәсенә пост язып калдырган.

«Минем кадерлеләрем. Мин тагын озакка югалып тордым. Көн саен язарга хәлем булмады, һәркөнне авырдым. Туры эфирга чыгарга да хәлем юк. Сулыш алуым авырайды, тыным кысыла. Аякларым шеште. Кичә минем өчен бик авыр көн булды. Беренчедән, минем чәчемне кырып алдылар. Икенчедән, чираттагы абсцессны ачтылар. Бу — минем чираттагы сынауларым. Хәзер көн саен бәйлиләр, яңа уколлар, антибиотиклар кадыйлар. Сезгз барысы өчен дә рәхмәт. Сез һәрвакытта да минем белән», — дип яза Айгөл.

Айгөл инстаграмда туры эфирга чыккан булган. Ул үзенең улы 8 яшьлек Әмир дәресләрдән соң килеп йөрүен, ял көннәрен бергә үткәрүләрен сөйләгән. Бу турыда «КП» сайты хәбәр итте.

«Мин коляскада утырып кына йөрим. Башта бик еладым, хәзер үземне кулга алдым, улым хакына тырышам. Ул минем өчен борчыла, ул зур инде», — дигән Айгөл.

Айгөл ашказаны белән дә проблемалары булуын әйткән. «Дәваланганда аксымнар күп югалттым. Шуннан соң шешенә башладым, эчем авырта, эчәклектә проблема бар, ашказанымда ризык эшкәртелеп бетми, шуңа күрә көзән җыера, авырта», — дигән ул.

«Минем апай монда килгән иде. Табиблар белән сөйләшкән. Миңа чынын әйтәдерме, юкмы — тик табиблар минем йөрәгем бик көчле һәм сәламәт дип әйткәннәр. Минем яшь булуым, үземә ярдәм итүем дә яхшы», — дип сөйләгән ул.

Чыганак: Кызыл Таң

Бәйле