3 яшьлек баласын ачтан үтергән ананың эше буенча тикшерү бара

-- Лейла

Киров өлкәсе буенча Тикшерү комитетында февральдә нәни кызын фатирда бер атнага берүзен калдырган ананың эше буенча тикшерү барышы хакында сөйләделәр. Тикшерүчеләр мәрхүм кыз баланың картәнисе, әтисе һәм  күршеләрдән, гаепләнүчедән сорау алганнар. Елена Корчемкинаның ахирәтләре аның элегрәк тә баласын социаль учреждениеләргә тапшырырга теләвен сөйләгән.

Корчемкинаның баласын ташлап киткән вакыттагы психик халәтен белер өчен аңа карата психологик-психиатрия экспертизасы билгелиләр. Нәтиҗәдә баласын үлемгә дучар иткән хатынның сәламәт булуы ачыклана. Җинаять эшен тикшергәндәге беренче сорау алуда ук Лена Корчемкина бу кылыгын аек акылда эшләвен, кызын бер йотым сусыз калдырып китүен һәм үкенмәвен әйткән иде. Димәк, бу сүзләр чынга туры килгән.

Бу хәл турында Интернеттан укып белгән идек. 21 яшьлек ана 3 яшьлек кызын бер атнага фатирда караучысыз бикләп калдырган.


Нәни кызчыкның гәүдәсен 20 февральдә оныгын туган көне белән котларга килгән картәнисе табып ала.

Бу вакытта баланың әнисе ахирәтендә була, үзенең Инстаграмында кызын котлап, хэштеглар белән пост яза. #сегоднятвойдень #совсембольшая #3years #мояжизнь #mylittlekris #myangel #iloveyou #будьсамойсчастливойиздоровой дип, кызының фотосурәтен урнаштыра.

Бу юлларны язганда да баласының ялгыз калуы исенә кереп чыкмаган хәсрәт-ананың. Кыз бала я суга тилмереп, я кер юу порошогы ашап агуланып үлгән дигән фаразлар бар.

Менә шундый очраклар белән танышкач, 9 ай буе йөрәк астында йөрткән сабые әнисенә кирәкми икән, бәлки, тапмавы яхшырак булыр иде дип уйлап куясың. Кызчыкның әнисе өчен төрле кафе-барларга, төнге клубларга йөрү, ирләр белән очрашу, кәеф-сафа кору беренче урында торган.

Чыганак: Өмет

Бәйле