Филүс Каһировның продюсеры кем? Ришат Төхвәтуллин, Ваһапов фестивале җырчыларына фикере [видео]

-- Лейла

//Татар Тудей// Татар Бүген//

Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров фикеренчә, продюссерлар күренеп йөрергә тиеш түгелләр, аларга артистларга җиңел булсын дип йөрү кирәк. Филүс белән әңгәмәләребезне дәвам иттерәбез.

– Зур иҗат эшчәнлегең ничек башланып киткән иде?

– Мин башта гала концертларда җырладым. Күп кенә артистлар да минем турыда сүзләр әйтә башлады, тамашачылар да концертлардан соң дәррәү күтәрә башладылар. Һәм Рәшит Ваһапов фестиваленең иҗтимагый фондын оештырган Рифат Фәттахов миңа шул фондта эшләргә тәкъдим ясады һәм мин ризалаштым. Бу 6 еллап булды.

– Ваһапов фондыңда эшләвеңне ничек бәялисең?

– Рәшит Ваһапов фондында эшли башлагач 22 яшьтә беренче концерт булды. Концертка Миңтимер Шәрипович Шәймиев белән тормыш иптәше Сәкинә ханым килде. Миңтимер Шәриповичның килүе Сәкинә апа белән бәйле булгандыр. Сәнгатьне һәрдаим күзәтеп баручы кеше буларак, Сәкинә апа телевизордан ишетеп килгәндер дип уйлыйм. Алар җырны тыңлый беләләр иде. Аларга җырларга рәхәт. Кайбер кеше алдында җырларга куркасаң, ә аларга җырлау күңелеңә бер мәслихәт булып тора. Беренче концерттан соң Миңтимер Шәрипович, «Синең тавышын халык җырларында аеруча матур чыга, син моны сакла әле!”, дигән иде. Бу миңа этәргеч булып барды.

– Чит илләрдә сине ничек бәялиләр?

– Чит ил кешеләре, минем иҗат белән таныш булмаган кешеләр дә зур залларда җырларга тиеш дип әйтәләр иде. Чөнки аларга иң мөһиме — тавыш.

– Быел сине кая күреп булачак? Афишаларың билгелеме?

– 11 октябрь Арча, 12 октябрь Балтач, 18 октябрь Башкортстанның Яшьләр сараенда концертларым узды, Казан тамашачылары өчен Филармониядә 3, 4 ноябрьдә булачак.

– Ваһапов фондыннан китүең ничек булды?

– Безнең низаг булып алды. Минем аны халыкка чыгарасы килмәгән иде, ләкин ул чыкты. Бөтен әйберем шунда калды, җырлар да, аранжировка да, костюмнар да. Чөнки рәсми килешүдә шулай төзелгән иде.

– Ришат Төхвәтуллин белән ничек аралышып киттегез, бервакыт сез аралашмыйсыз, концертларыңа да Ришат килми икән дип сөйләгән иделәр?

– Ришатны концертыма чакырсам, ул килер иде. Училищега баянчы булып килеп кергәндә, ул үзенең музыкаль белемен арттырасы килде. Ул минем янга килә иде дә “Әйдә җырла әле, мин уйнарга өйрәнер идем” дия торган иде һәм менә шулай җырга кереп китте. Казанга килгәч минем концертларымда да катнашып йөрде. Концерт вакытында әйтә идем үзенең концертлары белән чыгачак, танылачак дип, менә хәзер аның хыяллары тормышка ашты — Ришат Төхвәтуллин дигән йолдыз бар.

– Синең яшерен продюссерың бармы?

– Минем продюссерым ачыктан-ачык-ул минем хатыным. Продюссерлар, миңа калса, күренеп йөрергә дә тиеш түгелләр. Алар артистларга җиңел булсын дип йөрергә тиеш. Без алай яшерен-батырын йөрмибез, икәүдән-икәү эшлибез. Безнең ярашу акрын-акрын гына башланып китте. Мин фондтан киткәч командам белән бергә булдык. Алар мине ташламады. Һәм 1 ел эчендә репертуар туплап, бөтен нәрсәне барлыкка китергәндә хатыным ярдәм итте. Шул вакытларда бу кирәк иде. Мин таяна алдым. Хәзерге көндә дә без тату яшибез, иҗатта да, тормышта да. Тамашачыларыбыз да, концертларыбыз да бар. Хәтта чит илгә дә чыга башладык. Гыйнвар айларында Европа илләренә барырбыз дип торабыз. Ләкин бу каядыр барып акча эшләр өчен түгел, ә менә географияне арттырыр өчен, шул илләрдә яшәгән милләттәшләребез белән аралашыр өчен.

– Кайбер районнарда мәдәният йортларының бәяләре арзан түгел, ләкин шартлары начар. Синең мондый проблема белән очрашкан булдымы?

– Беренчедән, мондый сүз чыгарган кешеләр, Татарстанның бик күп районнарында булган артистлардыр. Мин бик күп җирләргә йөрмим. Чөнки минем состав зур, барыбыз да җыелып бетсәк 15 кеше. Бәлки андый артистларда түләү мәсьәләсе башкачарактыр.

//ДӘВАМЫ БАР//

Илһам Шакиров & Әлфия Авзалова Филүс Каһировка «…малае» дигәннәр? Ришат Төхвәтуллин белән «конфликт» кайда була? [видео]

Филүс Каһиров пародия ясый: Салават абыйның сүзләрен аның тавышы белән җиткерсәң кызыграк [видео]

Бәйле