Башкортстан башкаласында Калинин район суды 33 яшьлек иргә хөкем карары чыгарды. Ир сексуаль характердагы көчләү һәм көчләү гамәлләре кылуда гаепле дип табылган. Бозыклык корбаны – укучы кыз.
Барысы да агымдагы елның июль аенда булган, уфалы берүзе парк янында йөргән ун яшьлек кызны күргән, җинаятьче аңа велосипедта йөртергә тәкъдим иткән һәм урманга алып керә. Кыз белән ялгыз калгач, педофил аны көчләгән.
Башкортстан прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, йорт ишегалдында елаган баланы бер куршеләре күргән. Бәхеткә, җинаятьчене тиз эзләп табалар – районда яшәүче бер хатын аны фотороботыннан таный.
Эш фигуранты үзе өлешчә үз гаебен таныган. Ике авыр җинаять маддәсе буенча, суд җинаятьчене 21 елга катгый режимлы колониягә хөкем иткән һәм аннан соң ел ярымга иреген чикләгән. Хөкем карары үз көченә кермәгән.
Чыганак “МК”