Хәния Фәрхинең сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина: «Бу хәсрәт бер дә китмәс микәнни…»

-- Лейла

Моңлы сандугачыбыз Хәния Фәрхинең сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина җырчының каберенә баруы хакында язган. «Ничә тапкыр телефонны башка кулга алмыйм, утырмыйм шул Интернетка дип үземә сүз бирәм, ә үземнең бармакларым тагын таныш хәрефләрне эзли. Фотолар да куймам, язмалар да язмам димен. Нинди тарту көчкә ия икән бу җансыз тартма. Үткәннәрдә шатлык, бәхеттән бигрәк җанны өшетерлек хәсрәтләр, ташкыннардан ташып упкыннарга төшәрлек югалту ачыларыннан башка нәрсә тапмыйм бит мин монда.» -ди Фирүзә ханым.

«- Барлык кешеләрдә дә бар бит кадерле, газиз кешеңне югалту. Нигә мин һаман синең мәңгелеккә китүеңне аңлый алмыйм, аңларга да тырышмыйм икән, ә? Син исән булганда мин болай Казаннарга гел килми идем бит. Чөнки син үзең: «Алла, сагындым да инде үзегезне» дип, кайнар кочагыңны җәяр идең. Кайтмавыңа 1-2 ай да үтмәс иде.

Гомер үтәр, хәсрәт бер дә китмәс микәнни инде? Нинди тылсым көчең булды соң синең йөрәк парәм, югыйсә гап-гади ата-ананың гап-гади кызчыгы идең бит син, җаным.

Бүген дә бер сүз дә дәшмәдең, ә мин сиңа күпме яңалыклар сөйләдем, юк дисәм дә, шатлыкларыбыз да күп икән, алары белән дә уртаклаштым. Син генә җансыз ташны да эретерлек елмаюың белән ихлас итеп тыңладың да тыңладың. Җаннарың тыныч булсын, күз нурым. Кояшым минем. Ап-ак розалар белән бергә ак хризантемалар да ярата идең. Аклыкта, сафлыкта гына иде шул күңел түрләрең», — дип язган Фирүзә Ибәтуллина.

View this post on Instagram

Ничэ тапкыр башка телефонны кулга алмый,утырмыйм шул интернетта,-дип уземэ суз бирэм дэ э уземнен ирексездэн бармакларым тагын таныш хэрефлэрне эзли 😭😭💔💔Фотоларда куймам,язмаларда язмам димен.Нинди тарту кочкэ ич сон бу жансыз тартма 😢Уткэннэрдэ шатлык,бэхеттэн бигрэк жанны ошетерлек хэсрэтлэр,ташкыннардан ташып упкыннарга тошэрлек югалту ачыларыннан башка бер нэрсэ дэ тапмыйм бит мин монда.Барлык кешелэрдэ дэ бар бит бу кадерле,газиз кешенне югалту .Нигэ мин хаман сине мэнгелеккэ китуене анлыйда алмыйм,анларгада тырышмыйм икэн ээээ?????😭😭Син исэн булганда мин болай Казаннарга гел килми идем биттт😭💔💔чонки син узен,син узен»Алла сагындым да инде узегезне,-дип кайнар кочагынны жэер иден.Югыйсэ кайтмауына 1-2 айда утмэс иде.Гомер утэр,хэсрэт бердэ китмэс миккэн ни инде 😭😭💔💔💔Нинди тылсым кочен булды сон синдэн йорэк парэм,югыйсэ гап-гади ата-ананын,гап-гади кызчыгы иден бит син жаным🤲🤲😭💔Буген дэ бер суз дэшмэден,э мин сина купме яналыклар сойлэдем,юк дисэмдэ шатлыкларыбызда куп икэн,алары белэн дэ уртаклаштым.Син генэ жансыз ташны да эретерлек елмаюын белэн ихлас елмаеп тынладын да,тынладын💔💔💔😭😭😭Жаннарын тыныч булсын куз нурым,Кояшым минем🤲🤲🤲🤲🤲Ходаем насыйп итсэ,кочем житсэ яннарына барырмын ,догаларым гына кабул була курсен🤲🤲🤲🤲🤲Кыр чэчэклэре белэн.ап-ак розалар , ак хрезантемаларда ярата иден ,аклыкта,сафлыкта гына иде шул кунел турлэрен Кояшым минем💔💔🤲🤲

A post shared by Фируза Ибатуллина (@firuza_ibatullina) on

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий