Казаннан Анталияга очкан самолет кире аэропортка кайта

-- Лейла

Кире аэропортка кайту техник проблемаларга бәйле булган. Шимбә көнне  “Северный ветер” авиакомпаниясенең Казан-Анталия рейсын башкарган Airbus A321 самолеты техник сәбәп аркасында кире аэропортка кайтты. Бу турыда “Казан” халыкара аэропорты вәкиле сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Аэропортның онлайн-таблосы мәгълүматлары буенча, Казаннан Анталияга КЛ5807 рейсы самолеты кичә, 23.55 сәгатьтә очкан.

“Техник проблема булу сәбәпле, борт очып киткән аэродромга кире әйләнеп кайтты”, – диде агентлык әңгәмәдәше.

Чыганак: Татар-Информ

Бәйле