- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Иртәгә, 21 октябрьдә Татарстанда төнлә һәм иртән томан төшәчәк. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Моннан тыш, республикада көньяк-көнбатыштан 15-17 метр тизлектәге көчле җил (Казанда 15 метрга кадәр) исәчәк. Вакыты белән яңгыр яварга мөмкин.
Төнлә һава температурасы 2 градус булачак. Көндез 9-14 градуска кадәр җылытачак. Республиканың көньяк-көнбатыш өлешендә җылырак булачак.
- Алдарак “Татар-информ” “төньяк-көнбатыш циклонының чираттагы җылы фронты” Татарстаннан антициклонны чыгару сәбәпле, җылытачак һәм һава торышы шартлары бозылачак дип хәбәр иткән иде.
Мәгълүмат һәм фото: tatar-inform.tatar