// Татар Тудей // Татар Бүген //
Халык артисты Салават Фәтхетдинов инстаграмда улы Рөстәмнең зур уңышы турында хәбәр итә.
“Җиңү. Рөстәм Фәтхетдинов ралли-кросс буенча Россия чемпионы. Абсолют рекорд”, – дип яза Салават Фәтхетдинов.
Җырчының язылучылары да әлеге вакыйгага битараф калмаган, әлбәттә. “Исән-имин йөрсен! Тагын да зур үрләргә ирешергә насыйп булсын”, – дигән эчтәлектәге комментарийлар калдырганнар алар.
Мәгълүмат Салават Фәтхетдинов инстаграмыннан
–
–